Казанда «Әгъзамов укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды

17 февральдә Татарстан Журналистлар берлегендә «Әгъзамов укулары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамовның истәлегенә багышланган чара күркәм гадәткә әйләнеп, быел уникенче тапкыр үткәрелде.

Конференцияне гадәттәгечә Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире  Васил Гарифуллин ачты. Аңа кушылып, Журналистлар берлегенең башкарма директоры Ралия Шаһит кызы катнашучыларны һәм тыңлаучыларны Флорид Әгъзамов тормышы белән таныштырды:

– КФУ журналистикасы факультеты укытучысы Людмила Пивоварова әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә: «Укытучы турында бер генә укучы хәтерләсә дә, ул яши». Флорид Әгъзамовның укучылары бик күп. Димәк, бу чара – остазыбызны истә тотарга һәм үткәннәрне хәзерге белән тоташтырырга мөмкинлек бирүче бер ысул.

Әлеге чара кысаларында КФУ студентлары һәм укытучылар журналистикага багышланган фәнни эшләрен яклады.  Конференциядә укылган докладларның барысын да 2023 елгы «Әгъзамов укулары» дип аталган җыентыкта күреп булачак.

Конференциядә башта үз чыгышларын Флорид Әгъзамов укучылары тәкъдим итте. Чыгыш ясаучыларның берсе – педагогика фәннәре докторы, телеҗитештерү һәм цифрлы коммуникацияләр кафедрасы профессоры Юлия Андреева. Ул GPT нейрон челтәре, яңа медиа парадокслар,, яңа хезмәт базары һәм креатив индустрияләр үсеше турында сөйләде. Аның фикеренчә, бүген укучыларның газеталарга ихтыяҗы түбән, чөнки газеталарның цифрлы аналогы бар.

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, берничә китап авторы Венера Якупова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиле буларак, капма-каршы фикердә иде:

– Роботлар журналистларны алыштырмаячак! – диде ул. – Әмма Россиядә медиабазар авыр хәлдә. Мәсәлән, берничә ел элек илебездә 42 мең матбугат киоскы булган, бүген аларның саны кимегән һәм бөтен Россия буенча бары тик 14 мең киоскы эшли. Димәк, укучыларның газеталар, журналлар сатып алу мөмкинлеге кимеде: укучылар яңа саннарны кайдан алып була дип шалтырата. Берничә ел элек дәүләт Россия почтасына язылу тиражлары өчен 6 млрд сум күләмендә субсидияләрдән мәхрүм итте. Нәтиҗәдә, язылу бәяләренә тарифларны күтәрергә туры килде – газета укучылар саны тагын да кимеде.

Ә сез нинди фикердә? Газета, журналларның киләчәге бармы?

Диана КАРПОВА


Фикер өстәү