Әгъзамов Флорит Имамәхмәт улы

1936 елның 11 февралендә Башкортстанның Чакмагыш районы Бикмәт авылында туа. 1959 елда – Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын, 1971 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясен тәмамлый.

1960–1971 елларда – «Совет Татарстаны» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1972 елдан – Казан университетында журналистика кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта 1986 елдан – филология факультеты деканы, 1990 елдан – журналистика факультеты деканы. 1994–2001 елларда – журналистика, социология, психология факультеты деканы. 1990–1998 елларда – татар журналистикасы кафедрасы мөдире.

Тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. 2005 елның 4 декабрендә вафат.

«Гуманизм советской журналистики» (1984), «Тукай – журналист» (1986), «Журналистское исследование активности личности» (1989), «Яшәү көче» (1977), «Үзәктә – кеше» (1982) китаплары авторы.


Фикер өстәү