Россиядә коронавирустан ничә төр вакцина эшләнүе турында сөйләделәр

Россиядә коронавирустан кимендә ун вакцина эшләнә. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Поповага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Без аларның нәтиҗәле булуына өметләнәбез. Бу — гриппка һәм коронавируска каршы тора торган берләштерелгән вакцина да. Ул кызамык вирусы нигезендә эшләнгән», — дип билгеләп үтте Попова.

Әйтик, «Вектор» фәнни үзәгендә генә дә белгечләр тагын өч препарат булдыра.

Дөньяда яңа коронавирус инфекциясеннән булган беренче вакцина — «Спутник V». Ул Гамалея үзәгендә эшләнгән. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы аны 11 августта теркәгән. Икенче Россия вакцинасы — «Вектор» дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән «ЭпиВакКорона». Препаратка теркәү таныклыгы 14 октябрьдә бирелгән.


Фикер өстәү