БМО Генераль ассамблеясе Россияне Украинага китерелгән зыянны түләргә чакырган

Документны БМОның 94 әгъзасы хуплаган.

БМО Генераль ассамблеясе резолюция кабул иткән. Аның нигезендә, Россия Украинадагы хәлләр өчен җавапка тартылырга мөмкин. Аерым алганда, документта Россия Федерациясеннән Украинага китерелгән зыянны түләтүне билгеләү күздә тотыла.

Документны БМОның 94 әгъзасы хуплаган. 14 ил – Россия, Кытай, Белоруссия, Багам, Куба, Төньяк Корея, Эритрея, Үзәк Африка Республикасы, Зимбабве, Эфиопия, Мали, Никарагуа, Сүрия һәм Иран каршы чыккан. 73е бер якка да кушылмаган. Утырыш Украина, Канада. Нидерланд һәм Гватемала тәкъдиме белән үткәрелгән, дип хәбәр итә Reuters.

Документта Украина инфраструктурасына китерелгән зыянның махсус реестрын булдыру каралган.
Россия резолюцияне, сафсата, дип бәяләгән.


Фикер өстәү