Максим Галкинны биш ел алып барган тапшыруын төшерергә чакырмаганнар

Беренче каналдагы «Сегодня вечером» тапшыруын алып баручы Максим Галкинны башка алып баручыларга алыштырганнар. Бу хакта StarHit хәбәр итә.

Әлеге тапшыру берничә ай паузада торды, аны әле күптән түгел генә кабат төшерә башлаганнар. Ә Галкинны Останкинога тапшыруны төшерергә чакырмаганнар, дип яза массакүләм мәгълүмат чаралары.

Галкин биш ел алып барган тамаша хәзер аның катнашыннан башка узачак. Тапшыруны якын арада төшереп бетерергә ниятлиләр, ә 9 майда ул экраннарга чыгачак.

Хәзерге вакытта Галкинны алыштырган яңа алып баручының кем булуы мәгълүм түгел.

«Александр Олешко, Нонна Гришаева, Дмитрий Борисов һ.б. булырга мөмкин. Бәлки, ике яки берничә алып баручы форматы да әйләнеп кайтыр», –  дип яза чыганак.


Фикер өстәү