Ләбиб Лерон: «Тукай – минем маягым ул»

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия булган шагыйрь Ләбиб Лерон бөек шагыйрьнең иҗатындагы һәм тормышындагы роле турында сөйләде.

— Тукай һәр каләм иясенең йөрәгендә яши — минем моңа шигем юк. Гәрчә аның яшен инде күптән узсам да, иҗаттагы һәм тормыштагы маягым ул минем. Без, иҗатчылар, Тукайга һәрвакыт мөрәҗәгать итәбез. Балалар өчен язылган әсәрләремне алсак та, аларда Тукай образы, аның геройлары чагылыш таба. Алар шигырьләремә дә бәреп керә. Шул рәвешле мин Тукайга гына түгел, милләтебезгә карата да мәхәббәтемне аңлатам, – диде Ләбиб Лерон.

Инде билгеле булганча, бу бүләкне быел «Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров һәм «Җил көймәсе» (2009), «Әкиятче малай» (2016) китаплары өчен Ләбиб Лерон алды.


Фикер өстәү