Михаил Мишустин ташламалы ипотека ставкасын 9 процентка калдыру өчен барлык документларны әзерләргә кушкан

Премьер-министр Михаил Мишустин Финанс, Икътисади үсеш, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыкларына, ташламалы ипотека ставкасын кичекмәстән 12дән 9 процентка калдыру өчен барлык документларны әзерләргә кушкан. Үзгәрешләрне ничек тә тизрәк кертергә ниятлиләр. Бу хакта Хөкүмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин ташламалы ипотеканы 9 процентка калдыру тәкъдиме белән чыкты. Ул хәзер вазгыятьнең уңай булуын һәм бу адымны ясарга мөмкинлек бирүен аңлатты.
Исегезгә төшерәбез: ташламалы ипотека март азагында 7дән 12 процентка кадәр күтәрелде. Шул ук вакытта гаилә ипотекасы ставкасы (балалы гаиләләр өчен – 6%), авыл ипотекасы (3%) һәм Ерак Көнчыгыш ипотекасы (2%) үзгәрешсез калды.


Фикер өстәү