Тукай премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар белән очрашулар үткәрелә

31 мартта Тукай әдәби музеенда 2021 елда Тукай премиясенә дәгъва кылучы кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

Г.Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак.
Исегезгә төшерәбез, Тукай премиясенә 2021 елда кандидатлар итеп «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин; «Кояшны кочкан малай», «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов; Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев; Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина; «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев; Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов; Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов; Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов тәкъдим ителә


Фикер өстәү