Витаминлы коктейль ясау ЫСУЛЫ

Язын организмыбыз әле бер, әле икенче витаминга кытлык кичерә.

Түбәндәге витаминлы коктейль бу кытлыктан тиз арада арынырга ярдәм итәчәк. Моның өчен безгә 2 банан, 3 киви, 150 мл сөт, 2 аш кашыгы бал кирәк булачак. Иң элек чистартылган кивины ваклап, шуңа бал кушабыз да блендер белән изәбез. Бал кивиның әчкелтем тәмен бетерә. Алга таба бананны да блендер белән изәбез. Аннары аңа сөт өстәп, кабат блендерны кушабыз. Стакан төбенә – кивилы бал катнашмасын, өстенә изелгән банан салып берләштерәбез. Тиз әзерләнә торган витаминлы коктейль әзер!

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү