Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар ИСЕМЛЕГЕ

2021 елда Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар исемлеге билгеле. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында Премиягә түбәндәге кандидатураларны күрсәтү турында карар кабул ителде.

Әлеге премиягә түбәндәгеләр дәгъва итә:

1. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Факил Сафин;

2.  “Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон;

3. «Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен Марат Әмирханов;

4. Милли сәнгать өлкәсендәге күпъеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен Мансур Гыйләҗев;

5. Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Дания Нуруллина;

6. «Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен (44 картина) Мадияр Хаҗиев;

7. Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен Фирдәвес Ханов;

8. Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Григорий Эйдинов;

9. Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен Рушан Шәмсетдинов.

 


Фикер өстәү