Иртәгә, 12 октябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Иртәгә аязучан болытлы һава булачак. Республика территориясендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә +2..+7 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.