Унсигез яшьлек «бабыкай»

Шушы көннәрдә хезмәттәшебез Камил абый Сәгъдәтшин 70 яшен тутырырга маташа әле. Болай дип әйтүем юкка түгел. 29 февральгә туры килгәнгә, быел календарьда юк аның туган көне. Моңа кадәр дә дүрт елга бер генә булган. Димәк, санап карасаң, аңа 18 яшь тә тулмаган булып чыга. Камил абыйның бу хәлләргә әллә ни исе китми. Нәрсә дисәң дә, 18 яшьлек егет булып йөрү начар эш түгел бит. Тик җиде дистә гомер барыбер үтеп киткән шул инде. Хезмәттәшем белән шул йомгакны сүтеп утырабыз.

Балачак

– Туган көнең юк дигәннән искә төште әле. Балачактан ук күңелемә кереп калган ул минем. Хәтерлисеңдер, ул вакытларда численник дип аталган календарьны стенага элеп куя торган гадәт бар иде. Әти кояш чыгышын, батышын, намаз вакытларын караштыргалап, көн саен бер битен ертып ала иде. Шуңа карап, абый-апалар туган көннәрен көтә. Мин дә көтәм. Берзаман килеп җитте дә кебек, ә бите юк. Югалып калмадым,  кәгазь битенә 29 дип яздым да календарьга ябыштырып куйдым.

Газетага беренче язмамны да 3 нче сыйныфта укыганда ук язган идем. Язасы килгәннән дә түгел, сәбәбе башка иде аның. Без гаиләдә 11 бала үстек. Сирәк-мирәк барыбыз бергә тезелешеп утырган чаклар да була иде. Әни шундый вакытларда: «Столовой кадәр бит бу», – дип әйтә торган иде. Матди кыенлыклар булгандыр инде. Хезмәт хакы да бирелми иде бит. Бервакыт шулай газетага язган өчен акча, ягъни мәсәлән, гонорар бирәләр икән дип ишеттем. Укытучым белән киңәштем дә районга мәкалә язып җибәрдем. Бастырдылар. Инде көтә-көтә оныта да язган идем, хат ташучы китереп бирде. 78 тиен иде ул. Язу эшенә шушы әйбер тартып кертте бугай мине. Аннан: «Әнә кәрриспәндит килә», – дип, кызлар үрти башлады. Газетага язып җибәрмәсен тагын дип, шикләнәләр дә иде әле. Шулай итеп, абруем бермә-бер үсте.

Студент

– Мин Роберт Миңнуллин белән бер бүлмәдә яшәдем, Марсель Галиев, Ринат Мөхәммәдиев белән бер чорда укыдым. Яңа гына авылдан килгән малай өчен бу бик зур бәхет иде. Иҗат юлына кереп китүемә, мөгаен, моның тәэсире булмый калмагандыр. Робертның шигырь язмаган көне юк иде. Ринат кечкенә күләмле хикәяләр язу белән мавыкты. Бервакыт шулай, бер көн эчендә кем күпме яза дип, ярыша башладылар болар. Без Хәлим Айсин исемле егет белән жюри булдык. Мин дә язгаладым. Әмма шигырьләремне башкаларга сирәк күрсәттем. Робертның бер шөгылен үрнәк итеп алмаганыма гына үкенгән чакларым булды. Ул һәр мизгелне ничектер теркәп, тарихка кертеп калдырырга тырыша иде. Мин булдыра алмадым шул.

Журналист

– Татар матбугатында эшли башлавыма 40 елдан артып китте. Шуның 30 елы – «Ватаным Татарстан»да. Көн саен диярлек авыл хуҗалыгы проблемаларын күтәреп яздым да яздым. Авыл хуҗалыгы ул шундый тармак: белгән саен белмәгәнеңне күбрәк аңлыйсың. Соңгы еллар – колхозлар таркалу, инвесторлар килү, фермерларга эшләргә аяк чалу күренешләре бик күңелгә тиде. Авылда бөтен күңелен биреп эшли торган фермерларга ярдәм итәсе иде ул. Җирне яраткан кеше халкын да ярата. Акчасыз да калдырмый. Табыш алырга гына йөргән кайбер инвесторларны тизрәк куып җибәрәсе иде. Кимчелекләр гел күзгә чалынып торгач, тәнкыйтьләргә дә туры килде. Бервакыт үз районыбызның башлыгы, ичмасам, син генә булса да кыйнама инде, дигән иде миңа. Нишлисең, халык мәнфәгатен яклап йөргәч, анысы да булгалады. Кайбер районнарда эшләр судка кадәр барып җитте. Соңгы вакытта «Суд залыннан» рубрикасын алып барам. Андагы язмышлар тагын да аянычлырак.

Татар журналистикасының киләчәге өчен бик борчылам. Әзме-күпме файдасы тимәсме дип, кызыксындыру йөзеннән, 2017 елны махсус премиямне дә булдырган идем. Беренчесен гел егетләргә генә тәгаенләдем. Хәзер егетләр журналистикага килергә атлыгып тормыйлар бит. Аңлашыла инде, матди дөнья аларны күбрәк кызыксындыра.  Стипендиянең күләме бик аз бит. Әмма  ярап куя. Мин үзем 30 сум алып укыдым. Әлки районында апам яши иде. Ул, конвертка тыгып, 1 тәңкә акча җибәргәләде. Шуны ничек көтеп алганымны үзем генә беләм. Яшьләрне рухландырып җибәрү юлларын табасы иде. Якташлык җәмгыятен җитәкләгәч, инде ике срок район советы депутаты да булгач, туган ягым белән гел элемтәдә торам. Спас районыннан чыккан яшьләр белән дә очрашулар үткәрәбез. Туган авылым Иске Рәҗәптән ерак түгел Ирек дигән авыл бар иде. Шул авыл турында бергәләп китап язмакчы булабыз. Болгар якларының тарихын язып калдырасы килә. Бәлки, Иреккә дә кемдер кайтып яши башлар.

Туган авыл

– Туган авылым Иске Рәҗәп тә – бай тарихлы авыл, тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 1699 елны барлыкка килгән. Аңа кадәр дә ниндидер кабиләләр яшәгән дип сөйлиләр. Мин бәләкәй чакта Үзбәкстаннан кадәр кешеләр килеп, авылдан ерак түгел бер урында, изге җир дип, дога кылалар иде. Соңгы вакытта күренмиләр инде. Әмма борынгы ташлар сакланган. Аларны, Болгар өчен шәһит киткәннәргә куелган, диләр. Безнең авыл бәрәнҗәрләр кабиләсе белән дә бәйләнгән. Элеккеге исеме дә Иске Бәрән иде аның. Аны алыштыру вакыйгасы да бик кызыклы. Бервакыт шулай университетта укып йөргәндә бер авылдаш килеп чыкты. Авылга кайтып китә алмадым, сөйләшү пунктына барып, хатынга әйтеп килик әле, ди. Заказ бирдек тә утырабыз шулай көтеп. Бервакыт Старый Баран, 7 нче кабина, дип кычкырмасыннармы?! Бөтен кеше гаҗәпләнеп безгә әйләнеп карады. Оялып, беркавым урыныбыздан кузгала алмый утырдык. Кеше аның «бәрәнҗәрләр» сүзеннән килеп чыкканын белми бит инде. Шуннан тарих укытучысы Зиннәтулла абый Гыйззәтуллин, хезмәттәшем Сәмигулла абый Хәйретдинов белән сөйләштек тә, озак кына йөри торгач, авыл исемен үзгәртә алдык. Көчле рухлы, белемле шәхесләр күп чыккан безнең авылдан. Бу җәһәттән бер генә әйберне искә алып китәм: мин укыган сыйныфта 33 баладан 27се югары уку йортын тәмамлады.

Иҗат

– Мин шигырьне төшемдә язам. Сикереп торып теркәп куймасам, шул килеш онытылып киткәннәре дә байтак. Әле юбилей уңаеннан бераз актарынып утырган булдым. Ун китабым дөнья күрде инде. Тагын байтак шигырь җыелган икән. 100гә якын җырым бар. Минем, көй языгыз әле дип, бер генә шигыремне дә композиторларга илтеп биргәнем юк. Әйтергә кирәк, бу – минем кимчелегем. Җыр сүзләре көй булып яңгырарга тиеш, югыйсә ул онытылырга мөмкин.

Гаилә

– Балаларым, оныкларым – минем өчен терәк тә, таяныч та. «Бабыкай» дип янымда бөтерелеп кенә йөриләр. Әбекәйләре Фәйрүзә дә алар өчен җанын бирергә әзер иде. Бергәләп сәяхәткә барып кайтырга да кыенсынмады. Шөкер, күңелем тыныч: Илдар да, Диләрә дә, эшебезне дәвам итеп, милләт өчен, халык өчен дип тырышалар. Улыбыз Татарстан китап нәшриятын җитәкли, Финанс министрлыгының матбугат үзәгендә эшләүче кызыбызны да каләме дә, күзе дә үткен дип мактыйлар. Оныгыбыз Азалиянең ике китабы дөнья күрде инде. Барысын да әбекәенең киңәшләренә таянып эшләде. Оныкларым татарча гына сөйләшәләр, кайчагында мине дә төзәткәләп җибәрәләр.

Бурыч

– Башлаган эшләрем бар әле минем. Ул тарих белән бәйле. Моннан күп еллар элек, көчләп чукындырудан качып, бабам авылдашлары белән Төркиягә юлга чыга. Әтием Шәмгун тиф белән авырып китә дә, аңа чикне чыгарга рөхсәт итмиләр. Хастаханәдә калдырганда, килеп алабыз дип вәгъдә итәләр. Ул чакта аңа 11 яшь була. Терелгәч тә, бик озак көтә ул аларны. Ахыр чиктә Үзбәкстан аша җәяүләп кайтыр юлга чыга. Туган авылына 4 ел ярым кайта ул. Интегүләр моның белән генә бетми әле. Сугышта әсирлеккә төшеп, гаиләсенә кара кәгазь килә. Әйләнеп кайтканда хатыны Миңнегөл апа Миңнебай абый белән яши башлаган була. Яңа гаилә кора. И, ул чактагы колхоз тормышының авырлыклары! Терлек асрарга да ярамады. Тикшерергә килсәләр, күрмәсеннәр дип, бозауларны идән астына яшереп куя идек. Рәхәтләнеп йоклаганын да хәтерләмим мин әтинең. Әмма нинди генә авырлыкларга юлыкса да, безне укытты, кеше итте. Менә шушы вакыйгаларны авыл тарихы белән бәйләп, китап язасым килә. Әти алдындагы бурычым бу минем.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү