«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә түләү тәртибен үзгәртелде

«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә түләү тәртибенә үзгәрешләр кертү хакындагы карар имзаланды.

Татарстаннан мобилизацияләнүчеләргә Донецск һәм Луганск халык республикалары, Херсон һәм Запорожье һәм Украина территорияләрендә хәрби хезмәт уза башлагач 250 меңәр сум акча түләнәчәк.   Әлеге  карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Моңа кадәр «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә хәрби часть исемлегенә кертелгәч башта 60 мең сум түләнде. Ә калган сумма ДНР, ЛНР һәм Украина территориясенә хәрби махсус операцияләрдә катнашу өчен батальоннары белән дәүләт чикләрен чыканнан соң күчерелә иде.

Исегезгә төшерәбез: 21 сентябрьдән Россиядә  өлешчә мобилизация башланды, ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итте. Татарстанда мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә бу чорда өстәмә ярдәм чаралары гамәлгә ашырылды.


Фикер өстәү