Татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә башлаячаклар

 Казанлылар татар телен «вируслы» видеороликлар ярдәмендә өйрәнә алачак. Бүген 20 роликны Казан Мэриясенең социаль челтәрләрендә һәм YouTubeта  урнаштырачаклар. Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә. 

Эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләгәнчә, роликлар кафе, поликлиника, аэропорт, театрларда, туганнар, үтеп баручылар белән төрле тормыш ситуацияләрендә аралашырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук Казан Мэриясе хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты өлкәсе хезмәткәрләре өчен бушлай татар телен өйрәнү курслары дәвам итә. Дәресләр махсус эшләнгән методик программа буенча уза. Курсны уңышлы узган тыңлаучылар таныклыклар алачаклар.

Сәгыйтова хәбәр итүенчә, 11 нче ноябрьдә шәһәрлеләр татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясенә кушыла алачак. Проект Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла һәм инде Татарстанда, башка төбәкләрдә, шулай ук башка илләрдә традициягә әверелде.

Моннан тыш, Казанда тарихи-мәдәни аудиогидлы 12 автобус йөри, ул шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә сөйли. Язмаларны 2, 6, 90, 91 нче номерлы маршрутларда (һәр маршрутта 3 әр автобус) тыңларга була, күчмә состав тематик бизәлгән. Пассажирлар микрорайоннар, бистәләр тарихы, атаклы кешеләр, урамнарның исемнәре, уникаль урыннар, парклар, һәйкәлләр, тарихи биналар турында белә ала.


Фикер өстәү