Газетага язылу

Чит илдә ял итү чир белән яный: табиблар нәрсәдән сакланырга кирәген әйтте

Җылы эзләп чит илләргә юл алсагыз, чемоданны гына түгел, сәламәтлекне дә алдан кайгыртыгыз. Аеруча тропик илләрдә ял итүчеләр колагына бу. Хайваннар белән фотога төшәргә, филләргә атланып йөрергә планыгыз булса, чарасын алдан күрергә киңәш итә белгечләр.

– Вьетнам, Кытай, Мальдив утраулары, Шри-Ланка, Таиланд кебек юнәлешләрне сайлаган булсагыз, бу илләрдә йоктырырга мөмкин булган авырулар безнең ил кешеләрендә аеруча авыр уза. Организм мондый чирләргә ияләшмәгән. Хайваннарга кул белән үрелгәнче яхшылап уйлагыз, пляжда сөлге җәймичә комга ятмагыз, калын табанлы аяк киеме киегез. Туроператордан алдан ук шул җирлеккә хас инфекцияләр турында белешегез, кирәк булса вакцинасын ясатыгыз. Мелиоидоз, Денге бизгәге, малярия, миненгит, холера йоктырып кайтудан саклар бу, – дип кисәтте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Ял итеп кайткач 21 көн дәвамында сәламәтлегегезгә игътибарлы буласы әле. Үзегезне күзәтергә, үзгәрешләр сизелсә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк булыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре