Рөстәм Миңнеханов “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хезмәт итүчеләргә бер тапкыр түләү турында указга кул куйган

Украинада махсус хәрби операция үткәрү чорына Татарстанда булдырылган “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хезмәт итүчеләр бер тапкыр түләү алачак. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан.

“Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә үткәрелүче махсус хәрби операция чорына Татарстанда булдырылган “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хезмәт итүче затларга 260 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү билгеләргә”, – диелә указда.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанның “Алга” һәм “Тимер” батальоннарына 300дән артыграк кеше тупланган инде. Контрактникларны сайлап алу пунктларына һәр көн саен дистәләрчә кеше агыла. Алар арасында вузларны яңа гына тәмамлаучылар да, 49 яшьлек тәҗрибәле ир-атлар да бар.


Фикер өстәү