Нурлатта шәхси йортта чыккан янгында яшүсмер һәлак булган

Нурлатта Чернышевский урамындагы шәхси йортта янгын сүндергән вакытта 15 яшьлек үсмернең мәетен тапканнар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Башта янгын сарайда башлана, аннары ут яшүсмер булган йортка күчкән. Аның әти-әнисе бу вакытта эштә, ә әби бакчада эшләгән.

Гаилә имин саналган, профилактик исәптә тормаган. Вакыйга урынына Нурлат прокуроры Сәяр Зыятдинов килгән. Әлеге фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

 


Фикер өстәү