Казанның 16нчы номерлы балалар бакчасында балаларның күпләп агулануы турында хәбәр таралган иде.
Казанның 16нчы номерлы балалар бакчасында балаларның күпләп агулануына бәйле мәгълүматлар билгеле булды. 13 октябрьдә — 1 бала, 14 октябрьдә – 4 бала һәм 15 октябрьдә 6 баланың хәле начараеп китеп, әти-әниләр табибка мөрәҗәгать иткән. Барлык нәниләр дә бер төркемгә йөрүчеләр. «Кискен эчәк инфекциясе» диагнозы белән ике бала хастаханәгә эләккән.
— Ярдәм сорап төрле көннәрдә мөрәҗәгать иткәнлектән әлегә балаларның барысына да диагноз куелмаган. Моның өчен тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә кирәк. Төркем бинасында диварлар, идәннәр, мебель, уенчыклар дезинфекцияләп җыештырылды. Йомшак инвентарьлар алыштырылды, — дип җавап биргәннәр Казан мэриясенннән kazanfirst.ru басмасына.