Татарстанда ОРВИ сәбәпле 600гә якын мәктәп укучысы карантинга киткән

Татарстанда көчле респиратор авырулар аркасында 22 сыйныф карантинда тора. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Бүгенге көндә аерым укый торган 22 сыйныф бар — бу 592 укучы», — дип билгеләп үтте спикер.

Казанда һәм республиканың Баулы районында 20 сыйныфны көчле респиратор вируслы авырулар аркасында өйдән укырга җибәрделәр.

Сыйныфта укучыларның 20 проценттан артыгы ОРВИ белән авыру сәбәпле дәрестә юк икән, сыйныфта уку аерым оештырыла.


Фикер өстәү