Роспотребнадзор май бәйрәмнәрендә кинотеатр, сәүдә үзәге һәм театрларны тикшерәчәк

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе май бәйрәмнәрендә яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында кертелгән кагыйдәләр үтәлешен күзәтүне дәвам итәчәк.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, ведомство хезмәткәрләре татарстанлылар аеруча еш була торган урыннарны тикшерәчәк.

«Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре ялга китми, ягъни без 4-7 май көннәрендә эшләячәкбез. Күзәтчелек чаралары дәвам итәчәк, без кеше күп җыела торган театр, кинотеатр, сәүдә үзәкләре һәм башка объектларны тикшерүгә аеруча зур игътибар бирәчәкбез», — дип искәртте спикер.

Бәйрәм көннәрендә татарстанлылар ПЦР-тест тапшыра торган лабораторияләр дә эшләячәк. 2 һәм 9 май гына бердәнбер ял көннәре булачак.


Фикер өстәү