Татарстанлылар битлекләрен март аена кадәр киеп йөриячәк

Covid-19 коронавирусыннан массакүләм вакцинация старты пандемия аркасында кертелгән чикләүләрне алу өчен сәбәп түгел.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүген чикләүләрдә бернинди йомшартулар көтелми. Бездә вакцина алганнар бик аз. Без вакцинация темпларын арттырачакбыз, коллектив иммунитетны караячакбыз һәм бездә авырулар саны параметрлар буенча кимүгә карап, язга таба чикләүләрне ни дәрәҗәдә йомшартырга мөмкин булуын карарбыз», — диде спикер.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, татарстанлылар март азагына —ОРВИ һәм грипп белән авыру эпидемиясе сезоны тәмамланган вакытка кадәр җәмәгать урыннарында битлек киеп йөриячәк. Әмма чикләүләрне бетерү буенча ахыргы карар республикада эпидемиология вазгыятенә бәйле рәвештә кабул ителәчәк.


Фикер өстәү