Янгында зыян күргән күп балалы гаиләгә яңа йорт ачкычлары тапшырдылар

Татарстанның Яшел Үзән районы Большие Ключи авылында бүген күп балалы Мәрдановлар гаиләсенә яңа йорт ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ»  хәбәр итә. 

Июнь аенда аларның иске йортында янгын чыга, нәтиҗәдә җиде балалы гаилә йортсыз-түбәсез кала.
Район җитәкчелеге янгыннан зыян күрүчеләргә муниципалитеттан кирәкле ярдәм күрсәтә. Элекке кишәрлектә яңа йорт төзү турында карар кабул ителә. Аны төзү өчен акча җыюда битараф булмаган татарстанлылар катнашты, гомуми тырышлык белән 1,5 млн сум җыелды.

Тантанада Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин йортны торгызуда актив катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Чит-ят кайгы булмый, әмма кайвакыт бәла-казага тиз һәм бик нәтиҗәле җавап бирмиләр. Ә монда шундый очрак — тиз дә, иң мөһиме, нәтиҗәле дә. Мондый күп балалы искиткеч гаилә өчен — бу бик зур нәрсә. Бу соңгы яхшы эш булмасын иде. Игелек кылыгыз», — дип өстәде Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Күп балалы гаиләгә шулай ук «Меценатлар» җәмгыятеннән битараф булмаган эшмәкәр-хәйриячеләр дә ярдәмгә килә. Алар идәнгә җәю өчен материаллар, йорт түбәсе өчен металл, фасадка сайдинг биргән, шулай ук стеналарны һәм түшәм матчаларын җылыткан, җылылык һәм яктылык системасы үткәргәннәр, тарттырылган түшәм ясаганнар, бүлмәара һәм керү ишекләре, тәрәзәләр куйганнар, газ үткәргеч монтажлаганнар. Нәтиҗәдә, элеккеге кишәрлектә 100 кв метр мәйданлы бер катлы яңа йорт барлыкка килгән.
«Кыска вакыт эчендә без бергәләп бу йортны төзи алдык. Берләшеп, ярдәм итә алдык. Монда кемдер газ тоташтырды, кемдер түбә өчен түләде, кемдер фасад ясады, кемдер акча белән ярдәм итте. Бу — безнең уртак эшебез. Мондый мизгелләрдә җирдә юкка гына яшәмәвеңне аңлыйсың. Һәм мондый мисаллар белән безнең җәмгыять үсәчәк, бердәм һәм көчле булачак», — диде «Меценатлар» эшмәкәрләр берләшмәсе рәисе, яңа йортны төзү инициаторы, «Хан йорты» төзелеш компаниясен оештыручы Ильяс Гыймадов.


Фикер өстәү