«Рауда» мәчетенең имамы журналист Фаил Гыймадов булачак

Казанның Константиновка бистәсендәге яңа «Рауда» мәчетенең имам-хатыйбы «Болгар» радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов булачак.

«Мәчет мәхәллә инициативасы белән төзелә. Мәхәллә төзү гаризасы миңа апрельдә килде, май–июньдә имам-хатыйбны расладык. Имам-хатыйб мәгълүм кеше. Ул — „Болгар“ радиосы алып баручысы, „Мөхәммәдия“ мәдрәсәсен тәмамлаган Фаил Гыймадов. Бездән аңа хәер-фатиха бар», — диде Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Журналист Фаил Гыймадов үзенең имам-хатыйб буларга ниятләвен раслады.

«Имам булырга мәхәллә һәм Рөстәм хәзрәт тәкъдим итте. Ярдәмчеләрем булыр дип көтелә. Бик авыр эш булыр дип уйламыйм. Радио — гомерлек эшемдер инде ул минем. Шуңа күрә радиодан китү турында әлегә уйлаганым булмады. Аллаһы Тәгалә ничек кушкан, шулай булыр. Иң мөһиме, мәчет төзелеше», — диде Фаил Гыймадов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, 150 кешегә исәпләнгән «Рауда» мәчете төзелеше, ким дигәндә 2, иң күбе — 5 ел эчендә төгәлләнәчәк.

/Татар-информ


Фикер өстәү