М12 юлының Татарстанга туры килгән өлешен кардан чистартып бетергәннәр

М12 «Көнчыгыш» автомобиль трассасының Татарстанга туры килгән өлешен тулысынча кардан чистартып бетергәннәр. Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Шуңа күрә, 29 гыйнвар көнне 00:01 сәгатьтән әлеге юлдан йөргән өчен түләү системасы кабат гамәлгә кертеләчәк.

Билгеле булганча, узган атнада ишеп яуган карны тулысынча чистартып бетергәнче, Шәле – Канаш арасында йөргән өчен акча алмадылар. Әлеге тәртип 17 гыйнар көнне 06:00 сәгатьтән гамәлдә булды.

«Автодор» вәкилләре машина йөртүчеләргә юлларда сак йөрергә, һава шартларына игътибарлы булырга киңәш итә.


Фикер өстәү