Исәпкә алуның төп эшләре 1 сентябрьгә төгәлләнергә тиеш

Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов коллегиядә әйтеп узганча, әлеге вакытта гомум секторда эре мөгезле терлекләрнең – 91, вак мөгезле терлекләрнең – 11, атларның – 14, дуңгызларның 63, кошларның 28 проценты исәпкә алынган.
Әлеге эшләр быелның 1 сентябренә кадәр төгәлләнергә тиеш.

— Мәҗбүри идентификацияләү турындагы законны без күптәннән көттек. Республикада әзерлек эшләре 2020 елдан бирле барды, — диде ул.


Фикер өстәү