Рөстәм Миңнеханов Игорь Щеголев белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында узды.

Очрашу барышында төбәкара дәрәҗәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук икътисадның төрле өлкәләрендә уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Федераль программаларны һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләштеләр. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле округның төп социаль-икътисадый нәтиҗәләре, шулай ук Үзәк федераль округ составындагы төбәкләр алдында торган иң мөһим бурычлар турында сөйләде.


Фикер өстәү