Путинның матбугат секретаре: «Бернинди дефолт та булмаячак, чөнки Россиядә кирәкле күләмдәге акча бар»

Россиядә дефолт булдырмас өчен җитәрлек акчалар бар. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков матбугат конференциясендә белдерде.

«Әйдәгез, Көнбатышның нәрсәгә әзер булуы турында белер өчен каһвә куесында багып утырмыйк, бу файдасыз эш. Бернинди дефолт та булмаячак, чөнки Россиядә кирәкле күләмдәге акча бар» , –  диде Кремль вәкиле.


Фикер өстәү