Яңа ел канкулларында алкоголь сатуны чиклиләр

Уфада Яңа ел каникуллары вакытында алкоголь сатуны чиклиләр. 3, 4 һәм 5 гыйнварда кибетләрдә хәмерне иртәнге 10 дан кичке 17 гә кадәр генә сатып алырга мөмкин булачак.

6 гыйнварда шулай ук 17.00 сәгатьтән соң алкоголь сатуны тыю кертелә, дип хәбәр итә шәһәр администрациясе матбугат хезмәте. Калган көннәрдә алкоголь сату өчен гадәти режим гамәлдә булачак.
Закон дәрәҗәсендәге чикләүләр кибетләргә генә кагыла, ә җәмәгать туклану нокталарына кагылмый.

Таләпләрне бозган өчен штрафлар каралган. Вазифаи затлар өчен – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 100 меңнән 300 меңгә кадәр, продукцияне конфискацияләнә яки аннан башка гына, дигәннәр мэриядә.


Фикер өстәү