Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты Әхмәд бин Мөхәммәд Әл-Җәрван белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы президенты Әхмәд бин Мөхәммәд Әл-Җәрван белән очрашты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте. 

«Сез мөһим глобаль максатларга — тынычлыкка һәм толерантлыкка ирешү өчен эш итүче абруйлы халыкара оешманы җитәклисез», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Россиядә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны федераль дәрәҗәдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның күп конфессияле Россиядәге тырышлыгы белән барлык диннәр вәкилләренә тирән ихтирам белән каравын аерым билгеләп үтте.

«Татарстан — моның ачык мисалы. Республикада күп гасырлар дәвамында мөселманнар һәм христианнар тату һәм дус яшиләр», — дип йомгаклады ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Россия — ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкләвенә игътибар итте.

«Ышанам, безнең Глобаль толерантлык һәм тынычлык советы белән төркем кысаларында хезмәттәшлек өчен яхшы перспективаларыбыз бар. Сез алып башкарган миссия безгә якын, бу — мәдәни-инсани күп төрлелекне саклау да, толерантлык традицияләрен үстерү дә», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү