Татарстанда 48 яшьлек ир зираттан чардуган урлаган

Тәтеш районында, зираттан чардуган урлап, металл ватыгын җыю пунктына тапшырган бер адәмне хөкем иткәннәр. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материалларына караганда, ир Олы Бисәр авылы зиратыннан чардуган урлаган. Аны кисеп, металл ватыгын кабул итү пунктына 1 мең сумга илтеп тапшырган. Угры үз гаебен таныган. Аңа, бер ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 9 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.


Фикер өстәү