Татарстанда ярминкәләр Яңа елга кадәр дәвам итәчәк

Татарстанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 3 октябрьдә, иртәнге сәгать 6дан эшли башлый торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра. Алар, гадәттәгечә, Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районының Октябрьский  бистәсендә (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) уза. Шәһәр халкына  авылдан китерелгән ит, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, он, ярмалар һәм  башка  ризыкларны арзанрак бәядән  тәкъдим ителә.

Көзге ярминкәләр 12 сентябрьдән үткәрелә башлады, Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Бу атнада ярминкәләр Өлкәннәр көне кысасында узачак. Һәр ярминкә мәйданчыгында аларны яңа пешкән камыр ризыклары, кайнар чәй белән сыйлаячаклар.


Фикер өстәү