WorldSkills җиңүчеләре Президент белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә WorldSkills Russiaилкүләм чемпионатында җиңүгә ирешкән һәм призлы урыннар яулаган егет-кызлар белән очрашты.

Татарстан быелгы чемпионатта төбәкләр арасында беренче урынга лаек булды. Республикадан 206 конкурсант финалда 158 компетенция буенча көчсынашты. Безнекеләр 38 алтын, 25 көмеш һәм 39 бронза медаль яулады. Сүз уңаеннан, бәйгедә медаль яулаучы егет-кызлар турында «ВТ» язып чыкты инде.

Рөстәм Миңнеханов бу җиңүне гаять зур көч һәм күпсанлы күнегүләр нәтиҗәсе дип атады. «Татарстан позицияләрен ныгытты. Без Мәскәү белән дә, башкалар белән дә көрәшергә лаеклы», –дип искәртте ул һәм экспертларга, остазларга,педагогларга, шулай ук уку йортлары җитәкчеләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Президент Россиянең һөнәри-техник белем бирү системасы оешуга 80 ел тулу белән дә котлады. WorldSkills хәрәкәте, дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру һөнәри белем бирү системасын үстерүгә һәм, кадрлар потенциалын ныгытуга зурэтәргеч бирде», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 

 


Фикер өстәү