Газетага язылу

Июль аенда Казаннан Абхазиягә туры даими авиарейслар ачыла

Россиянең Nordwind Airlines авиакомпаниясе 19 июльдә Казан – Сухум маршруты буенча туры рейслар ача. Бу хакта авиакомпаниянең рәсми сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

«Авиакомпания Абхазиягә очышлар программасын шактый киңәйтә. Бу җәйдә расписание Россиянең кайбер шәһәрләреннән Сухум аэропортына туры даими рейслар белән тулыландырыла», – диелә хәбәрдә.

Казаннан Сухумга һәм кире юнәлештә рейслар сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Юлга өч сәгатьтән артык вакыт китә.

Россия гражданнарына Абхазиягә керү өчен виза кирәкми.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре