Газетага язылу

Татарстанда Яшьләр көне узачак: спорт, карьера, сәламәтлек, мәгариф, интерактивлар

27 июнь көнне Казанда Яшьләр көне узачак. Татарстан Республикасында бәйрәмнең төп мәйданы традицион рәвештә «УРАМ» экстрим-паркы булачак.

«Татарстанда яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, һәм аларның бер өлешен бәйрәмнең тематик мәйданчыкларында үз күзләрең белән күрергә мөмкин булачак. Быел ул укучыларны, эшләүчеләрне, спорт белән шөгыльләнүчеләрне, иҗат итүчеләрне, волонтерларны, үз проектларын үстерүчеләрне яки һөнәри һәм шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр эзләүчеләрне берләштерәчәк. Фестиваль программасы сигез юнәлеш буенча төзелгән – һәр катнашучы үзенә файдалы, кызыклы һәм гамәли маршрут сайлый алачак: спорттан, карьерадан һәм белемнән башлап сәламәтлек, иҗат, патриотик активлыклар һәм музыкаль программага кадәр оештырылачак», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыров.

«Быел Казанда Яшьләр көнен без зур мөмкинлекләр маршруты итеп җыйдык. Безнең өчен мөһиме – кеше гади концертка яки фестиваль буйлап йөрүгә генә килмәсен, ә төрле юнәлешләрдә үзен сынап карасын: күнегү узсын, эш бирүче белән сөйләшсен, табибка сорау бирсен, лекция тыңласын, җирле проектлар белән танышсын һәм нәтиҗәдә үзенә нәрсәдер табып алсын. Бу көнне «УРАМ» спорт, иҗат, карьера, сәламәтлек һәм шәһәр җәмгыяте бер мәйданда кушылган урын булачак», – дип билгеләп үтте Казанда Яшьләр көне кураторы, «УРАМ» экстрим-паркы директоры Мария Крюкова.

Фестивальгә керү бушлай, ләкин деньмолодежитатарстан.рф сайтында теркәлү узарга кирәк, программа белән тулырак шунда танышырга мөмкин булачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре