Газетага язылу

Белгеч теш сызлауга түзеп торуның нәрсә белән төгәлләнергә мөмкин булуын аңлатты

Теш сызлауга түзеп тору гадәте аны югалтуга китерергә мөмкин. Стоматолог Артем Корякин “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

«Теш сызлый башлауга ук табибка күренмәү аны алдыруга, шуннан соң ясалма теш куйдыруга китерүе бар. Ә вакытында дәвалау, тешне саклап калу белән беррәттән, арзангарак та төшә», – дигән ул.

Белгеч әйтүенчә, теш суык яки татлыны сизеп кенә калмыйча, авырта да башласа, димәк, кариес тирәнгә киткән, нервылары яки тамыры тирәсендәге тукымалары ялкынсынган, дигән сүз.

Теш авырту чигәгә, колак, күршедәге тешләргә “бәрергә”, гомумән, бөтен казналык авырткан кебек тоелырга мөмкин. Авыртуны сәдәфләр белән баскан очракта киста барлыкка килү, яңак шешү һәм хәтта эренләү куркынычы зур. Шул сәбәпле, теш алдырудан тыш, эренле урынны ярып чистарту һәм хәтта хастаханәгә ятып дәвалану таләп ителергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре