«Салават күпере»ндә өй туйлары гөрли

Казанның «Салават күпере» микрорайонында ел башыннан бирле социаль ипотека буенча төзелгән алтынчы йортка күченгәннәр. 388 фатирлы күпкатлы йорт Мәхмүт Гәрәев урамында урнашкан.

17 катлы йортның 4 подъезды предприятиеләр һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләренә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, медицина хезмәткәрләре, яшь гаиләләр, күпбалалы гаиләләргә һәм ятим балаларга бирелгән. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа йортның гомуми мәйданы 18,4 мең кв. м тәшкил итә. Күпчелеге (218 фатир) – бер бүлмәле фатирлар. 134 фатир – ике бүлмәле, 36сы – өч бүлмәле.

Дәүләт торак фонды директоры Марат Зарипов әйтүенчә, «Салават күпере»ндә тагын 20 йорт төзелеп килә. Ел башыннан бирле микрорайонда барлыгы 5 йортка (барлыгы 1492 фатир) күченгәннәр инде. Декабрь аенда фонд шәһәр башкарма комитетына кешеләрне авария хәлендәге йортлардан күчерү өчен микрорайоннан 141 фатир тапшырган.


Фикер өстәү