Казанда 72 гаилә “Мәхәббәт” торак комплексында фатир алган

Казанда 72 гаилә “Мәхәббәт” торак комплексыннан социаль ипотека буенча фатир алган. Яңа йортка күченүчеләр арасында – бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, грантка ия булган табиб, яшь һәм күпбалалы гаиләләр, шулай ук социаль ипотека программасын гамәлгә ашыруга акчалата ярдәм итүче предприятиеләр хезмәткәрләре. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак фонды хәбәр итә.

Тугыз катлы яңа йорт “Салават күпере” микрорайонында Илһам Шакиров урамында урнашкан. Йорт Дәүләт торак фонды акчасына төзелгән. Барлык фатирлар сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энегриясен исәпләгечләр, җылылыкны көйләү җиһазлары белән тәэмин ителгән.
“Мәхәббәт” заманча таләпләрдән чыгып төзелгән – ишегалларына машиналар кертелми, зурларга тыныч кына ял итү өчен, балаларның шау-гөр килеп уйнавы өчен аерым урыннар булдырган. Шул ук вакытта төрле яшьтәге балаларга төрле мәйданчыклар каралган.
Яңа торак комплексның тәүге өч йортына (420 фатир) узган елның азагында күченгәннәр. Ул барлыгы 14 йорттан (10-18 катлы, – җәмгысе 2003 фатир) торачак. Калган йортлар 9-50 процентка төзелгән.
Дәүләт торак фонды 2023 елда республикада барлыгы 64 йорт (гомуми мәйданы – 160,7 мең кв.м) төзегән. Нәтиҗәдә 2966 гаилә ташламалы социаль ипотека торагы белән тәэмин ителгән.


Фикер өстәү