Галим булып туганмы: яшьләр фәнгә нинди өметләр белән килә?

Хайваннарда баш мие яман шешен яңача ачыклау, һава шартларына чыдам бодай сортларын үстерү өчен компьютерда модельләштерү алымнары уйлап табу… Болар – яшь галимнәрнең узган елгы фәнни ачышлары. 8 февраль – Россия фәне көне. 2024 ел исә республикада Фән һәм фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Яшьләр фәнгә нинди өметләр белән килә? Үзләреннән сорадык.

Татарстанда барлыгы 4500 яшь галим исәпләнә. Бу барлык галимнәрнең 60 проценты.

Нефть табы

Ольга Корнетова – Чистай районының Чуаш Ялтаны авылы кызы. КХТИның нефть һәм химия факультетын тәмамлаган. Идел углеводород чималы фәнни-тикшерү институтында эшли башлавына – ун ел.

– Мәктәптә укыганда нефтьне пыяла пробирка эчендә генә күргән бар иде. Тик үз кулың белән тотып карамыйча, нәрсә икәнен белеп булмый. Беренче тапкыр чын нефтьне шушы институтка эшкә килгәч кенә тотып карадым. Бер тапкыр хәтта ялгыш өстемә дә түктем әле. Өйгә кайткач, көч-хәл белән юып бетердем. Татарстандагы нефть ул – каймак кебек куе һәм сыланучан. Татарстанда чыгарыла торган авыр нефтькә кагылышлы диссертация дә яздым, – ди 33 яшьлек фәнни хезмәткәр.

Ольга Корнетова әйтүенчә, фән ул – кызык һәм иҗади эш. Тәҗрибәләр үткәреп, анализлар алып кына калмыйча, нефть, нефть продуктларын, углеводород газларын күкерттән чистарту буенча проектлар да булдыралар.

– Дөнья масштабындагы ачышлар ясамасак та, көн саен эшнең яңа якларын ачып торабыз. Лабораториягә нефть пробалары алып киләләр, без анда күпме күкерт водороды, меркаптан һәм башка компонентлар барлыгын тикшерәбез. Шуннан соң күкерттән чистарту өчен тиешле технология сайлыйбыз, аның схемасын әзерлибез. Бөтен эш шуннан башланып китә, – ди ул.

Бәйге, төрле грантларда катнашу институт өчен алай табышлы түгел икән. «Грант оту күбрәк уку йортларына килешә. Безнең өчен нефть һәм газ эшкәртүче предприятиеләр белән хезмәттәшлек итү кулайрак, чөнки институт үзенең технологияләрен тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Финанс ягыннан да бу отышлырак», – ди Ольга. Шуңа күрә мондагы галимнәр 2–3 миллион сумнан башланган кыйммәтлерәк проектларда катнашырга тырыша. Яшь белгеч хезмәт хакы күп булмаса да, яшәргә җитә, ди.

Яшьләргә лабораторияләр

Узган ел КФУ доценты Ирек Мөхәммәтдинов яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премиясенә лаек булган иде. Ул катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру өчен махсус катализатор уйлап тапты.

– Безнең команда РНФ (Россия фәнни фонды) грантын алды, хәзер натрийга нигезләнгән катализаторлар өстендә эшлибез. Алар нефтьны күкерттән арындырырга, нефть сыйфатын яхшыртырга тиеш, – диде Ирек Мөхәммәтдинов яңа казанышлар турында.

Яшь галим белдергәнчә, хәзерге студентларның күбесе фән белән шөгыльләнергә тели. Килешү буенча лабораториягә эшкә урнаша. Шулай ук аспирантурада укуын дәвам иттерүчеләр дә җитәрлек. Дәүләтнең яшь галимнәргә илкүләм проектлар, төрле программалар булдыруын да хуплады ул.

Файда

«Фәндә баеп булмый». Казандагы В.Б. Шнепп исемендәге «НИИтурбокомпрессор» фәнни-тикшеренү институтының  гыйльми секретаре, яшь галим Илмир Хәбибуллин әнә шулай ди. Аның фикеренчә, баеп булмаса, халыкка хезмәт итеп була.

Узган ел Илмир Хәбибуллин «Татарстанның иң яхшы галиме» бәйгесендә икенче урын алган, В.Е. Алемасов премиясенә дә лаек булган. Аның фәнни хезмәтләре газ компрессор станцияләрендә җылылык алмашын арттыруга бәйле. Институтта хезмәт юлын инженер-конструктор буларак башлаган егет. Шул ук вакытта газ турбиналы двигательләрне, компрессор станциясе өчен һаваны суыту аппаратын ясауга керешә. Ул җиһаз ел дәвамында ачык һавада эшләгән. Салкында да, эсседә дә сыналган, кыскасы. Хәзер  җитештерүдә кулланыла.

Илмир Хәбибуллин фәнни тикшеренүләр институтында яшь галимнәр, тикшеренүчеләрнең советын да булдырган. «НИИтурбокомпрессор» яшьләре белән Фән һәм технологияләр атналыгы үткәрергә һәм бик күп эшләр башкарырга җыена. Илмир – Республиканың яшь галимнәр хәрәкәте әгъзасы. Алар анда үз идеяләрен тормышка ашыра.

Тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән ул. КАИны тәмамлагач, үзе укыган вузда эшкә калган. Көндез заводта эшләп, кичен студентларга белем бирә. Менә шунда вуз тикшеренүләре белән җитештерү арасында аерма зур булуын аңлый.

– Безнең материал җитештерүчеләргә актуаль түгел иде. Яңа эшләнмәләр турында да белмәдек. Әлбәттә, теория дә, китап уку да кирәк. Әмма заводта эшләүче яшьләргә үз куллары белән эшләгән әйберләр күпкә кызыграк. Предприятиеләр үз казанында гына кайный. Шуңа күрә аспирантларга базар икътисадында ниләр майтарылуын аңлау бик авыр. Кирәк әйберне интернеттан тапсалар да, ахырга кадәр төшенә алмыйлар. Булган теоретик һәм гамәли белемнәрне арттырырга кирәк, – ди яшь галим. – 2022 елдан игълан ителгән Фән һәм технологияләр унъеллыгында менә шуларга игътибар бирелә. Дөрес, вазгыять әкренләп үзгәрә башлады. Вуз, предприятиеләрне реаль икътисад секторына берләштерү сизелә. Югары уку йортларында предприятиеләрнең инженерлык үзәкләре булдырыла башлады. «НИИтурбокомпрессор»да  студентлар ярты ставкага эшли. Без аларны фән һәм житештерү белән таныштырабыз. Студентлар диплом язганда, икътисадка нәрсә кирәк икәнлеген белә инде.

Яшьләр  Фән елында ниләр көтә? Беренче чиратта, хезмәт хакларының артуын. Икенчедән, яшьләрнең предприятие, оешмалар эшчәнлегендә, шулай  ук илнең фәнни-технологик үсешендә актив  катнашуын. “Фәнне популярлаштыруга өлеш кертеп, планнарын тормышка ашырсыннар, киләчәккә максатларын билгеләсеннәр иде”, – ди алар.

Быел КФУ яшьләр өчен 8 фәнни лаборатория төзергә планлаштыра. Университет студентлар, яшь галимнәрне грантлар һәм фәнни проектларга актив җәлеп итә. Соңгы 2 елда вузның яшь галимнәре 107,4 млн сумлык грантлар откан.

Ниләр белән шаккатыралар?

Татарстанның Яшь галимнәр һәм белгечләр хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Юлия Кареева:

– 2023 ел ачышлары арасында медицина, ветеринария, тарих һәм археология, авыл хуҗалыгы, биология, физика, химия, нефть-газ геологиясе һәм геофизика, энергетика һ.б. өлкәгә караганнары бар. Җитди эшләнмәләргә грантлар бирелде, алар тормышта да кулланылачак. Россия фәнни фондының (РНФ) төп фәнни нәтиҗәләре үзенчәлекле. Былтыр хайваннарда баш мие яман шешен яңача ачыклау, һава шартларына чыдам булган бодай сортларын үстерү өчен компьютерда модельләштерү алымнары, геотермаль электр станцияләре төзү өчен вулканнарны 3D модельләштерү ысулы уйлап табылды. Күп кенә тикшеренүләр заман белән бергә бара. IT технологияләрне куллану гаҗәеп нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге бирә.

Фикер

Алексей Калачев, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге директоры:

«Фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысасында яшьләр лабораторияләрен булдыру һәм үстерү тора. Хәзерге вакытта фәнни үзәктә унысы эшли инде. Бу сан арта бара. 2022 елда микроэлектроника юнәлеше буенча лаборатория ачылды. Яшьләр Зеленоград предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. Болар барысы да технологик бәйсезлек ягыннан да, импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итүдә дә бик кирәк. Моннан тыш, илкүләм проект кысасында республикада Селекция-орлыкчылык үзәге төзеләчәк. Анда бәрәңгенең, бөртекле, кузаклы, ярма һәм җиләк-җимеш культураларының яңа сортларын һәм гибридларын ачыкларга ярдәм итәчәк фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәреләчәк.

Роза Әхмәдиева, Татарстан Ректорлар Советы рәисе урынбасары, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры:

Аспирантурада укып, вузга эшкә килгәндә, хезмәт хакым нибары 500 сум иде. Әлеге акча транспортта йөрергә дә җитмәде. Тулай торактан институтка җәяү йөрдем. Хәзер актив студентларга, яшь мөгаллимнәргә грантлар да, ярдәм чаралары да күп. «Вузның иң яхшы мөгаллиме», «Республиканың иң яхшы мөгаллиме» бәйгесе җиңүчеләре саллы премияләр ала.

 


Фикер өстәү