31 декабрьдә һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Республикада ел ахырына кадәр салкын һава саклана. Чәршәмбе – 29 декабрьдә Татарстанда явым-төшем көтелми.

Көндез – 12–17, төнлә – 17–22 градус, уйсу урыннарда 25 градуска кадәр суык булачак. 30 декабрьдә кар явачак. Көндез температураның 8–13 градус чикләрендә тирбәлүе, төнлә – 14–19, көнчыгыш районнарда 25 градуска кадәр төшүе күздә тотыла.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч фаразларына караганда, 31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда җылыта, урыны белән кар булачак. Көндез 31 декабрьдә – 5–10, төнлә 7–13 градус салкын булачак. Яңа елның беренче көнендә термометрның терекөмеш баганасы 0–6 градус суык күрсәтәчәк.

 


Фикер өстәү