Казанда транспортта йөрү бәясе 36 сумга кадәр артачак

2023 елның 10 гыйнварыннан Казанда һәм Чаллыда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 4 сумга артачак. Тиешле карарларны тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты бастырды.

Мәсәлән, Татарстан башкаласында акчалата түләү 36 сумга төшәчәк, карта буенча — 35 сумга. Транспорт картасы белән түләгәндә юл йөрү бәясе бер сәфәргә 35 сум, 100 һәм аннан да күбрәк йөрүгә 25 сум тәшкил итәчәк. Документ нигезендә, Яр Чаллыда юл бәясе 30 сумга кадәр күтәреләчәк. 100 һәм аннан да күбрәк йөрүгә билет белән түләгәндә, юл йөрү бәясе 23 сум тәшкил итәчәк.


Фикер өстәү