Яңа елның беренче тәүлеге эчендә Татарстанда 17 янгын чыккан, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.
«1 гыйнварда республикада янгын сүндерүчеләр 17 янгында 10 кешене коткарды, тагын бер кеше һәлак булды», — диелә хәбәрдә.