Блогер Миләүшә Газизуллина: Әле беркөнне әни белән искә төшереп утырдык…

«Ни хәл?» сәхифәсенең бәйрәм чыгарылышы кунакларыннан Яңа ел хатирәләре турында сораштык. Кайсы елны каршылау аеруча исләрендә калган икән?

Миләүшә Газизуллина, блогер:

– Кечкенә чакта әти-әнием, туганнарым белән бергә җыелышып уздырган бәйрәмнәр аеруча кадерле. Әле беркөнне әни белән искә төшереп утырдык. Шулай берсендә мин Кыш бабай булып киенеп, олы капчыгымнан туганнарга бүләкләр өләшеп, котлап йөргән идем. Аннан урамга – чыршы карарга чыгып киткәнебез хәтердә. Гомумән, сабый чактагы бәйрәмнәр күңелем түрендә менә шундый җылы хатирәләр булып саклана.


Фикер өстәү