Галимнәр 2024 елның ничек киләчәген әйткән

2024 ел тарихта иң эссе ел булып, 2023 елгы рекордны челпәрәмә китерәчәк. Галимнәр фаразы шундый, дип хәбәр итә “Известия”, “Bloomberg” мәгълүматларына таянып.
Сәбәпләреннән берсе – климат үзгәрү. Ягулык яндыру сәбәпле, һавада парник газлары күләме арта. Бу исә глобаль җылынуга китерә. Белгечләр фаразына караганда, һаваның уртача температурасы Цельсий буенча 1,3−1,6 градуска күтәреләчәк.

Икенче сәбәбе – Эль-Ниньо күренеше (Тын океанның экваториаль өлешендә суның өске катламы температурасындагы тирбәлешләр). “Соңгы берничә дистә елда климат үзгәрү сәбәпле Эль-Ниньоның бик нык җылынуы рекордлы эссегә китерде”, – диелгән язмада.


Фикер өстәү