Хайп түгел, хак кирәк! Республиканың матбугат мәйданы ни хәлдә соң?

Язган һәм әйткән өчен җаваплылык тоярга, бөртекне кибәктән аерырга, халык ышанычын яуларга. «Татмедиа» агентлыгының йомгаклау коллегиясендә журналистларга әнә шундый бурычлар йөкләнде. Хәер, бу бурычларның тармак вәкилләре өстеннән төшкәне дә юк инде. Заманасы нинди бит: мәгълүмат кырында да сугыш бара! Республиканың матбугат мәйданы ни хәлдә соң?

Елына күрә каләме

«Татмедиа» агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев узган елның төп нәтиҗәләренә тукталды.

Иң сөендергәне шул: халыкны мизгеллек танылу алып килә торган хайптан фикерле журналистикага кире кайтара алганбыз. Кешегә хәзер төпле, тикшерелгән, мең кат иләк аша узган дөрес мәгълүмат мөһимрәк, димәк. Һәм сүз дәүләт карамагында булган мәгълүмат чаралары турында гына бармый. Айдар Сәлимгәрәев искәрткәнчә, бәйсезләре дә ил мәнфәгатьләре өчен эшли.

Йөрәкне көйдергәне дә әйтелде: 2023 елда язылу күрсәткече 15 процентка кимегән. Айдар Сәлимгәрәев моны «Россия почтасы»ның уйланылмаган сәясәтенә сылтады. Югалтулар моннан да күбрәк була алган икән. Сан теле белән әйтсәк, былтыргы югалту 646973 экземплярны тәшкил итә.

2023 елның нинди рухта узганын барыбыз да аңлыйдыр инде. Журналистларга да, журналистикага да үзгәреш юлына басарга туры килде. Айдар Сәлимгәрәев сүзләре белән әйтсәк, үстек, олыгайдык.

– Шунысы шатландыра: җаваплылык йөге дип, журналист үз эшенең төп максатын онытмады. Бу – җәмгыятьтәге проблемаларны вакытында күрү, аларны күрсәтү, хәл итү, – диде тармак җитәкчесе.

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, зур текстларны укучылар арткан. Монысы өчен «Телеграм» челтәренә рәхмәт. Нәрсә турында укыйлар, дисәгез, кешегә файдалы һәм илһамландыра торган мәгълүмат кирәк, ди.

Коллегиядә каләм ияләренә кытлык турында да, хезмәт хаклары турында да сүз булмады. Телгә алмагач, бу яктан хәлләр яхшырган яисә тискәре якка үзгәреш булмаган дип өметләнә алабыздыр, шәт.

Нәрсәгә игътибарны арттырасы бар?

Мәгълүмат кырында да сугыш бара. Айдар Сәлимгәрәев сүзләренә караганда, журналистның тагын бер бурычы – ялган мәгълүматка каршы тору. Соңгы арада бөртекне кибәктән аера белү гаять мөһим шул. Фейк, коткы тарату кимер дип көтәсе юк. Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, алар тагын да күбрәк булачак әле. Чөнки алда – мөһим сәяси вакыйгалар. Тармак җитәкчесе журналистларны уяу булырга чакырды.

2024 елда журналистлар күз уңында нинди темаларны тотарга тиеш соң? Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, болар – Президент сайлау, Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау, махсус хәрби операция (сүз уңаеннан, бу темага былтыр 30 меңнән артык материал әзерләнгән), миграцион сәясәт, яшьләр сәясәте, «Киләчәк уеннары», «KazanForum», «РОСТКИ» форумнары, БРИКС уеннары һәм саммиты. Кыскасы, эш күп, журналистларның каләме генә тутыкмасын!

Үгет-нәсыйхәт

Караш башка, эш шул ук. Коллегиядә катнашкан Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тармак вәкилләренә агымдагы елга иске яңа бурыч-максатлар куйды.

  1. Журналистлар илнең мәгълүмати иминлеге өчен җаваплы. Димәк, халыкның иминлеге өчен дә. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, дошманнарның бар игътибары март аендагы Президент сайлавына юнәлгән булачак. Шуңа күрә журналистлар бу җәһәттән уяулыкны тагын да арттырырга тиеш.
  2. Фейкларга, провокация тудыручыларга каршы көрәш. Көрәшен инкарь итеп каласы гына түгел, «Нигә?», «Ни өчен?» дигән сорауларга җавап биреп, аңлатырга, дөрес мәгълүмат бирергә кирәк.
  3. Гаилә елы, Фәнни-технологик үсеш елына, махсус хәрби операциягә бәйле язмалар әзерләргә, ясалма интеллект, нейрочелтәр мөмкинлекләреннән файдаланырга.
  4. Матбугат чаралары җилкәсендә – милләт, мирас темалары да. Татарстанда анысы да төрледән-төрле һәм бик күп бит.

 

Татарстан матбугаты – саннарда

339 басма мәгълүмат чарасы

205 электрон басма

60 радиоканал һәм радиопрограмма

60 телеканал һәм телепрограмма

7 мәгълүмат агентлыгы

3 000+ хезмәткәр

 

Татарстан матбугатының сайт һәм социаль челтәрләре

161 млн караулар (+13,5%)

8,4 млн язылучы (+12%)

 

Мәгълүмат чыганаклары

Телевидение – 47 %

Интернет мәгълүмат басмалары – 37 %

Телеграм-каналлар – 25 %

Чат-төркемнәр – 22 %

Дус-иш, хезмәттәшләр белән аралашу – 17 %

Видео (Ютуб, Рутуб) – 14 %

Социаль челтәрләрдәге төркемнәр – 14 %

Радио – 9 %

Басма мәгълүмат чаралары – 5 %

 


Фикер өстәү