Татарстан мөселманнары арасында республикакүләм чаңгы ярышы узды

Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Татарстан Республикасы мөселманнары өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чара дин кардәшләр арасында дуслыкны ныгыту, мөселманнарны берләштерү, чаңгы спортын популярлаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылды. Чаңгы ярышына Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Лаеш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Теләче һ.б. районнарыннан 30дан артык спортчы килде. Әйтергә кирәк, ярышка бары биш вакыт намаз укучы мөселманнар гына кертелде.

Татарстан мөселман чаңгычылары арасында Лаеш мөхтәсибәте төркеме беренчелекне яулады. Икенче урында теләчелеләр, өченчедә бөгелмәлеләр булды. Егетләр үзләренең шәхси мөмкинлекләрен гомуми зачетта да сынады. Лаешлылар анда да беренчелекне алды. Ике ел рәттән үткәрелгән әлеге ярыш елдан-ел колачлырак уза. Төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар бер-берсе белән аралашып, үзара таныша, хәзрәтләрдән күркәм нәсыйхәтләр ала.

 


Фикер өстәү