Татарстанда яңа атна җылыну белән башлана – бүген көндез һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада болытлы һава, иртән 5 мм, көндез 1 мм-га кадәр кар һәм юеш кар явачак. Синоптиклар буран һәм көчле җил турында кисәтә, аның тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк.
Татарстанлыларны шулай ук юлларда кар көртләре һәм бозлавык турында кисәтәләр.