Мирфатыйх Зәкиев «ВТ»га биргән соңгы интервьюсында: «Теләсә кайда егылып үләргә мөмкинсез, яшисегез килсә, йога белән шөгыльләнә башлагыз, диделәр!»

Кичә Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистика фәннәре академиясе академигы, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Мирфатыйх Зәкиев арабыздан китте. Без сезгә Мирфатыйх Зәкиевның безнең газетага биргән соңгы интервьюсын тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә 2020 елның сентябрендә басылды.

_________________________________

Мирфатыйх абый гармунда шушы көйне сыздырып җибәргәч, аңа кушылып җырлыйсы килә башлады. Бәлки, җырлаган да булыр идем, әмма, бераз кыенсындым. 93 нче яшь белән барган галим, филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев фатирына беренче мәртәбә кереп, авыз күтәреп җырлап утыру килешмәс, дидем. Ә ул: «Карале, энем, шушы яшьтә дә бармаклар җитез йөгерә икән бит әле,» – дип куйды.

Без – мәктәптә дә, югары уку йортларында да Мирфатыйх Зәкиев төзегән дәреслекләр буенча гыйлем алган буын. Әмма шәхсән үземнең аның белән очрашып, гәпләшеп утырганым булмады. Бөтен олпат шәхесләргә диярлек хас тыйнак, үтә дә гади кеше ул. Фәнни-гыйльми эшчәнлеге турында артык сүз куертмадык. Үзе: «Туксан ике яшь  шактый гомер инде ул, энем», – дип тагын бер кат искә төшергәч, түзмәдем: «Егетләр кебек әле син, Мирфатыйх абый», – дип куйдым. Бу аның кәефен күтәрү, бераз үсендереп җибәрү өчен генә әйтелгән сүзләр түгел иде. Хәтере әйбәт, акылы саф аның, хәрәкәтләр дә сөбханалла гына.

Академик Мирфатыйх Зәкиев: “Мине йога яшәтә”

Баксаң, инде ярты гасырдан артык йога белән шөгыльләнә икән.

Кырык яшьләрдә инфаркт була язган аңа. Казан дәүләт педагогия институтында ректор чагы бу. Сырхауханәгә барган. Рахлин фамилияле профессор: «Мин сезгә дарулар язып бирә алам, әмма теләсә кайчан, теләсә кайсы җирдә егылып үләргә мөмкинсез», – дип «тынычландырган».

– Нишләргә соң? – дип аптыраган яшь профессор.

– Яшисегез килсә, йога белән шөгыльләнә башлагыз! – дигән табиб.

Шуннан соң Мирфатыйх абый йога турында китаплар алып, бөтен мускулларны хәрәкәткә китерә торган күнегүләрне сайлап, үзе өчен бер система төзегән һәм инде менә илле ике ел буе һәр көнне иртән кырык минут чамасы күнегүләр ясый икән. «Шунсыз яши алмам кебек», – ди. Иң кызыгы, Мирфатыйх ага фән белән шөгыльләнүне дә йогага тиңли. «Хәрәкәттә – бәрәкәт», – дип бүген дә тел гыйлеменә, милләт тарихына кагылышлы фәнни хезмәтләр яза. Беркөнне санап утырган да, үзе дә шаккатып куйган: барлыгы 1190 (!)  фәнни хезмәте басылып чыккан икән. Аларны бергә җыеп, аерым китап итеп чыгарсаң иде, ди ул. Нияте тормышка ашса, бу – якынча 20 томлык җыентык дигән сүз.

Татар милләте өчен нинди зур байлык, әйе бит!  Шунысын да әйтик, гомеренең 40 елын төрле оешмаларда җитәкче булып эшләгән Мирфатыйх ага.

Галимнең туган ягы – Ютазы районында берничә мәртәбә булганым бар. Кәрәкәшле авылында аның исемен горурланып телгә алмый калмыйлар. Әле сугыш вакытында авылда тимерче булып эшләгәнен дә искә төшерәләр. Тимерче егетнең тел галиме булып китүе минем өчен бераз сәер тоелган иде. Ул филология өлкәсе турында хыялланмаган да, физика, математиканы яраткан. Әмма Казанда китап нәшриятында эшләүче авылдашлары Фатыйх Махианов Кәрәкәшледән югары белем алырга килгән дүрт егеткә: «Әллә нинди институт эзләп йөрмәгез, әнә университетта күптән түгел татар теле һәм әдәбияты факультеты ачылды, шунда керәсез!» – дип катгый гына әйтеп куйган да, боларны җитәкләп диярлек университетка алып барган, кабул итү комиссиясенә документлар тапшырттырган. Имтиханнарны яхшы билгеләренә биреп, университет шәкертләренә әйләнә егетләр. Аларның берсе – Сәгъдәт абый Ибраһимов безне дә укытты, синтаксистан керә иде ул, сүзтезмә, җөмлә төзелешләре турында гыйлемне аңардан алдык. Ә Мирфатыйх абыйның шәкерте була алмадым, мин университетка кергәнче, танылган галим буларак аны педагогия институтына ректорлыкка тәкъдим иткәннәр иде. Институтны 27 ел җитәкләгән Мирфатыйх ага. 1991 елны беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев фәрманы белән бездә Татарстан Фәннәр академиясе ачылды. Фундаменталь фәннәрне үстерү, фән казанышларын актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә файдалану өчен, академиядә төрле юнәлештәге фәнни институтлар булдырырга кирәк иде. Тел, әдәбият институтына нигез салуны Мирфатыйх Зәкиевкә йөклиләр. Нигез салу  ул инде Татарстанның иң танылган галимнәрен академия эшчәнлегенә тарту була. Тел, әдәбият институтын исә Фәннәр академиясенең беренче карлыгачы да дияргә буладыр.

1990 еллар – Татарстан тарихында да борылыш чоры, халык та, җитәкчелек тә дәүләтчелегебезне торгызу шаукымы белән яшәгән чак. Шуңа күрә Президентыбызның Мирфатыйх  Зәкиевкә: «Академиягә татар галимнәрен күбрәк тартырга тырыш!» – диюе аңлашыла. Бит миллилек ул – дәүләтчелекнең асыл бер сыйфаты. Ул чакта милли республикаларда академияләр булмый әле, бездән күреп соңрак башкалар да Фәннәр академиясе төзү уе белән яши башлыйлар. Татарстан тарихында бу чор Мирфатыйх ага өчен аеруча кадерле була. Академиядә төрле тармаклар буенча фәнни эшчәнлек алып баручы җиде институт төзелә. Ул шуларның берсе – Тел, әдәбият, тарих институтын җитәкли. Җитәкче кешенең, гадәттә, иҗатка вакыты бик булмый. Ә Мирфатыйх ага фәнни эшчәнлеген үзенең яшәү рәвеше дип саный. 35 яшендә үк фән докторы, профессор дәрәҗәсе алган галим төрле халыкларның, шул исәптән татарның теле, милли үсеше, тарихы белән бәйле гыйльми хезмәтләр яза тора.

1995 елда аны Төркиянең Ататөрек исемендәге тел җәмгыятенә мактаулы хокукый әгъза итеп алалар.

1997 елда Мәскәүдә Халыкара төрки академия төзелә. Ул анда академик-оештыручы була.

2004 елда Мәскәүдә Лингвистик академия төзелә, академик итеп, нигездә Мәскәү, Лондон тел галимнәре сайлана. Мирфатыйх Зәкиев исә провинциядән сайланган бердәнбер академик була.

Галим үзенең тормышы, эшчәнлеге турында шактый күп сөйләде, ара-тирә: «Мактану димәсләр микән?» – дип тә әйткәләп куйды. Нәрсәсе мактану булсын инде аның?! Эшчәнлекнең теге яки бу өлкәсендә «фәлән мәктәбе» дигән сүзләр бар. Тел гыйлеме өлкәсендә «Зәкиев мәктәбе» дигән төшенчә яши икән, димәк, галимнең хезмәтләре тарихыбызда аерым урын алып тора дигән сүз.

Иҗаты, шөкер, озын гомерле Мирфатыйх аганың. Мин аңа: «Бөтен эшне читкә куеп, бераз ял итәсегез килмиме?» – дигән идем. Ул: «Уйланудан, эштән туктау тормышка гамь бетү, җан асрау гына булып калыр иде», – диде. Мин аны инде картайган, хәлсезләнгән 92 яшьлек карт итеп түгел, ә һаман да үзенең «иҗат күге»ндә очучы, милләт язмышын уйлап бәргәләнүче кошка да тиңләп куям. Бер рус классигы фикерен үзгәртебрәк әйтсәк, Фатыйх ага «шуышып йөрү өчен түгел, очар өчен» туган, күрәсең.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү