Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган

Мессенджерларда, янәсе 11 сентябрьдә компания һәм дәүләт предприятиеләре хәрби мобилизация өчен резерв исемлекләр бирә башларга тиеш, дигән мәгълүмат таралды.

Дәүләт Думасы депутаты, оборона буенча парламент комитеты әгъзасы Виктор Соболев бу яңалыкны «100-процент ялган» дип атады.

Соболев хәзер илдә контрактчыларның планлы чакырылышы дәвам итә, дип белдерде. Бу Россия армиясе санын арттыру өчен ирекле нигездә бара.


Дәүләт Думасы: Мобилизациянең яңа дулкыны башлануы турындагы мәгълүмат — ялган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү