Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән советының исеме һәм составы үзгәрде. «Президент» атамасы «Рәис» кә алыштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның карарында чагыла, дип яза «Татар-информ».
«Эшче төркем составынан Н.Р. Залаков, Т.В. Никонов, М.Х. Салаховны чыгарырга», — диелә документта.
Алар урынына эшче төркемгә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Оксана Кисапова һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урынбасары Лилия Сафиуллина кертелде.