Пәрдәләр ачыла. Татар театрлары яңа сезонда ниләр күрсәтәчәк?

Театрларның җәйге ялы тәмам, барысы да яңа сезонга әзерләнә. Өлгеррәкләре театраль сезонны ачты да инде. Татар театрлары яңа сезонда ниләр күрсәтәчәк? Нинди премьералар көтелә? Без шуны белештек.

Камал театры

Камаллылар 118 нче сезоннарын, матур бер традиция буенча, данлыклы «Зәңгәр шәл» белән ачып җибәрде. Быел тагын да иртәләделәр: Булатны 18 августта ук «кайтардылар». Алай гына да түгел, театр, гомер булмаганны, августта премьера тәкъдим итәчәк. Яңа сезонның тәүге премьерасын яшь, әмма тәҗрибәле режиссер Айдар Җаббаров куя. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган «Ситса туй» (16+) музыкаль комедиясен 25–27 август көннәрендә карый алачакбыз.

Чираттагы премьера 7 ноябрь – Марсель Сәлимҗановның туган көнендә көтелә. Режиссер Рамил Гәрәев Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәренә нигезләнгән «Игезәк» (16+) тарихи спектаклен тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, яңа сезонда Фәрит Бикчәнтәев, чираттагы теләген тормышка ашырып, Туфан Миңнуллинның «Дуслар җыелган җирдә» (16+) спектаклен чыгарачак. Әле тагын Колумбиядән чакырылган режиссёр Алехандро Гонсалес Пуче Шекспирның әсәрен дә тәкъдим итәр дип көтелә.

Тинчурин театры

Тинчуринлылар 90 нчы сезоннарын, һәрвакыттагыча, 15 сентябрь – Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачарга ниятли. Рәсми төстә сезон ачылган көнне татар дөньясында бәхәс тудырырга өлгергән «Идегәй» дастанын (реж. – Туфан Имаметдинов, 12+) күрсәтәчәкләр.

Яңа сезонның премьералары турында иркенләп бер сөйләр әле театр. Әмма без кайбер «сер»ләрне белдек. Хәзер менә сезгә дә сөйлибез. Төгәл генә даталары билгеле булмаса да, яңа елга кадәр баш режиссер Туфан Имаметдинов ике премьера белән «сыйларга» вәгъдә итә:

– берсе – Шамил Фәрхетдиновның «Ай былбылым» әсәре,

– икенчесе – Мансур Гыйләҗевның «Көлмәгез, мин үләм» әсәре буенча.

Икесе дә комедия. Узган сезонда «Идегәй» дастаны, «Җилкәнсезләр» пьесасы кебек шактый җитди әсәрләр белән эш иткән режиссер бу юлы бөтенләй башка якка борылган. Хәер, кайчак комик жанрлар күпкә үтемлерәк була бит. Касса ягыннан да күпкә файдалырак.

Кариев театры

Театрда яңа сезонның премьералары турында сөйләргә ашыкмадылар. Тиздән белерсез, диделәр. Әмма без 2, 3 сентябрьдә булачак бер премьераның ачык репетициясендә булып кайткан идек инде. Һич югы шуның турында сөйлик. Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов яшьләр белән чираттагы спектакль – Александр Гринның данлыклы «Ал җилкәннәр» (12+) әсәрен феерия итеп күрсәтәчәк. Инсценировкасын Нәзифә Кәримова язган. Шактый үзенчәлекле спектакль ул. Берни дә үзгәртмәсәләр, тамашачы аны сәхнә түренә утырып караячак.

«Әкият» курчак театры

«Әкият»леләр быел 90 нчы юбилей сезонын ача икән! Сезонның беренче спектаклен – «Конек-Горбунок» әсәрен 25 августта күрсәтәчәкләр. Узган сезонда чыккан 8 премьера арасыннан яңа сезонны ачу өчен нәкъ менә рус телендәгесе сайлануы кызык та, кызганыч та булып тоелды. Премьераларга килгәндә, сентябрь һәм ноябрь айларында театр ике яңа спектакль тәкъдим итәчәк.

– Беренче булып Галиәсгар Камалның «Беренче театр» һәм «Банкрот» пьесаларын берләштергән «Камал комедияләре» спектаклен (реж. – Илгиз Зәйниев) күрсәтәчәкләр.

– Шуннан соң режиссер Дилүс Хуҗәхмәтов «Репка-Ряба-Колобок» әкиятен тәкъдим итәчәк.

Чаллы театры

Автокаладагы драма театры яңа сезонын «Диләфрүзгә дүрт кияү» (12+) спектакленең премьерасы белән 8 сентябрьдә ачарга ниятли. Моннан тыш та премьералар күп булачак:

– 13 октябрьдә – «Ак калфак» (12+),

– 1 декабрьдә – Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче» (12+),

– яңа елга аяк басканчы, «Хәл бу ки…» (12+),

– Илгиз Зәйниевнең «Пробка» (12+) пьесаларын сәхнәләштерәчәкләр.

Әлмәт театры

79 сезонын каршыларга җыенучы театр тамашачысына шактый премьералар әзерли. Яңа сезон 5 октябрьдә яңартылган залда Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән «Ат карагы» спектакленең премьерасы белән ачылачак. Аны Айдар Җаббаров чыгара. Моннан тыш, 30 ноябрь, 1 декабрьдә яшь режиссер Мурат Әбулкатинов Муса Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосына нигезләнгән спектаклен (инсценировка авторы – Илгиз Зәйниев) тәкъдим итәчәк.

Тагын бер яңалык: бу сезонда Әлмәт театры артисты Динар Хөснетдинов шул ук театр артисткасы Резеда Сафина-Хәйретдинова язган «Киңәш кирәк» пьесасын куярга әзерләнә. Премьера 14 декабрьгә тәгаенләнгән. Әлмәт театры артисткасы Энҗе Сәйфетдинова да Яңа ел өчен шоу-программа әзерли икән.

Февраль азагында Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романына нигезләнгән спектакльнең премьерасын күрсәтергә ниятлиләр. Моннан тыш, фронтовик-язучы Рафаэль Төхвәтуллинны искә алу максатыннан, режиссер Ильяс Гәрәев тагын бер премьера әзерли. Моның белән дә әле бетмәде. Сезон ахырына таба Ркаил Зәйдулланың «Хан һәм шагыйрь» әсәре буенча казах режиссеры Алибәк Омирбекулы да спектакль куячак.

Буа театры

Буалылар быел яңа сезонны яңа бинада каршы алачак. Сезонны октябрь башында «Дәрвиш» моноспектакле белән ачачаклар. Моннан, яңа сезонда Кариев театры артисты Булат Гатауллин балалар өчен спектакль тәкъдим итәчәк. Шулай ук яшь режиссер Тимур Кулов та Ләбиб Лерон әсәре буенча спектакль әзерләп ята. Әле тагын Илдар Юзеев иҗатына багышланган «Кыр казлары артыннан» спектакленең премьерасын да әзерли буалылар.

Әтнә театры

Әтнәлеләр яңа сезонны 27 октябрьдә Мостай Кәрим әсәре буенча «Ай тотылган төндә» спектакле белән ачарга җыеналар. Аны режиссер Сойжин Жамбалова тәкъдим итәчәк. Тагын бер зур яңалыклары бар: яңа сезонда Әтнә театры каршында балалар театр студиясе эшли башлаячак. Студиягә йөрүче балалар чыгарган спектакльләрне Әтнә театры сәхнәсендә күрсәтәчәкләр.

Минзәлә театры

Минзәләдә театраль сезон 6 октябрьдә Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» спектакленең премьерасы белән ачылачак. Режиссеры – Байрас Ибраһимов. Гомумән алганда, минзәләлеләр 88 театраль сезонда 8 премьера күрсәтергә ниятли. Быел Минзәлә театрына нигез салган Сабир Өметбаевның тууына 115 ел тула икән. Шул уңайдан да шактый чаралар уздырачакбыз, дип вәгъдә иттеләр.

Түбән Кама театры

Туфан Миңнуллин исемен йөртүче театр яңа сезонны бик тиздән – 25 августта ачарга ниятли. Яңа – 35 нче сезон ачылышы, традиция буенча, Туфан Миңнуллинның туган ягы Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында узачак. Бу көнне анда «Мәрәтхуҗадан – Туфан» театраль кичәсен тамаша кылып булачак. Шулай ук театр яңа сезонда:

– Ркаил Зәйдулла комедиясе буенча «Пачпортлы Шүрәле»,

– Туфан Миңнуллин комедиясе буенча «Әбрәкәй»,

– Антон Чеховның «Дядя Ваня» әсәренә нигезләнгән спектакль дә тәкъдим итәчәк.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү